Җырчы Раяз Фасыйховның гаиләсендә ниләр  булып ята?

Ул хатыны Люция белән тату, матур гомер итүләренең серен әйткән.

Аның фикеренчә, матур яшәүче һәр гаиләнең сере – гармониядә. Бу хакта ул «Шаян ТВ» телеканалындагы «Маршрутка» тапшыруында әйткән. «Ике кеше кавышалар да, бер-берсенең җитешсезлекләрен тулыландыралар, «пазллар»ны җыялар. Аллаһга шөкер, дөньяга балалар килә.

Люция ул – бик әйбәт хуҗабикә. Бик нык кеше ул. Ул – минем капма-каршым, дөресен әйткәндә. Мин – хисле, хыялый, урыны белән «очып йөри» торган, ышанучан, «ыштансыз син» дип тә әйтә инде хатыным миңа. Ә ул акыллы, сабыр. Безнең очракта, 90 процент гаилә учагын саклаучы – ул Люция.

Ул тормышта мондый урынны үзе сайлады. «Минем балаларның үскәнен күрәсем, алар белән шөгыльләнәсем килә», – диде. Һәр кешенең үз эше булырга тиеш. Бу үзеннән-үзе көйләнә. Аеруча инде 17 елга якын бергә яшәгәндә, барлык моментларны да өйрәнәсең» – дигән Раяз Фасыйхов.

Җырчы сүзләренчә, янәшәсендә фанатлары, хатын-кыз коллегалары бик күп булса да, хатыны Люциянең башын югалтып көнләгәне юк икән.

«Ул бит инде тере кеше, миңа карата хисләре дә бардыр. Көнли инде ул, ләкин бу – тилереп көнләү түгел, нормаль көнләү. Ләкин мин аңа көнләрлек сәбәпләр бирмәскә тырышам. Төрле моментлар булырга мөмкин тормышта. Әмма хатыным үзенең урынын беркем дә яулый алмаячагын белә», – дигән Раяз Фасыйхов.

"Көнли инде ул..."

чыганак: https://intertat.tatar/news/rayaz-fasyixov-tormys-iptase-turynda-konlasa-inde-ul-5868015

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле