Сосисканы микродулкынлы мичтә җылытырга ярамый, диләр

Алай эшләү сәламәтлек өчен бик зыянлы. 

Ә сез сосискаларны микродулкынлы мичтә җылытырга ярамаганын белә идегезме?

Эш шунда ки, бу көнкүреш приборын кабызгыч, аның эчендә температура кинәт күтәрелә һәм шуңа азык эчендәге басым(давление) арта һәм ул кабара башлый — шул рәвешле тышчаның бөтенлеге бозыла. Азык агулы матдәләр бүлеп чыгара башлый.

Сосисканы иренмичә генә суга салып, газда пешереп алырга кирәк. Ә иң яхшысы — сосисканы бөтенләй ашамау, чөнки ул файдалы ризык түгел.

Шулай ук микродулкынлы мичтә ит ризыкларын җылыту да зыянлы. Аларда холестерин окисьлаша һәм шул рәвешле андый итне куллану йөрәк авыруларына китерергә мөмкин.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-08-23/sosiskany-mikrodulkynly-micht-ylytmagyz-3896468

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле