Авыл урамында апасы белән уйнап йөрүче баланы трактор таптаган

Башкортстан табиблары трактор астында калган 3 яшьлек баланың гомерен саклап калу өчен көрәшә. 

Фаҗига 24 августта кичке унынчылар тирәсендә Зилаер районының Юлдыбай авылында була.

Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов социаль челтәрләрдә язганча, авылда яшәүче ир-ат исерек килеш «МТЗ-80» тракторы руленә утыра һәм 3 яшьлек баланы таптый.

«Малай апасы белән урамда уйнап йөри. Бала җитди имгәнә. Хәзерге вакытта аның гомере өчен табиблар көрәшә. Документларны тикшергәч ачыкланганча, 55 яшьлек ир-атның трактор йөртү өчен таныклыгы юк, транспорт чарасы тиешенчә теркәлмәгән, документлары да юк», – дигән ул.

чыганак: https://www.bashinform.ru/news/law/2024-08-25/v-bashkirii-vrachi-boryutsya-za-zhizn-popavshego-pod-traktor-3-letnego-rebenka-3897716

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле