«Кызыгызны әрләмәгез, файдасыз…»

«Үзеннән күпкә өлкән, аерылышкан ир белән очрашып йөрүче кызларның әниләренә шуны әйтер идем».

«Кызларының үзеннән күпкә өлкән егетләр белән очрашып йөрүенә борчылган әниләргә шушы язмамны җиткерәсем килә.

Әнием мине гафу итсен инде, мин дә 17 яшемдә үземнән бик зур, хатынын, баласын ташлап (үзе ташлаган) чыгып киткән ир белән йөри башладым. Дөрес язалар, «розовые очки» кигән идем ул вакытта. Аның һәрбер сүзе дөрес иде. Беренче хатыны хыянәт итә, бала минеке түгел, диде. Мин ышандым. Һәрбер сүзенә ышана инем. Мин укып йөри идем ул чакта, бер әбидә фатирда тора идем. Аннан чыгарып, үзенә яшәргә күчерде. Авырга калдым. Өйләнештек. Әни бик әрләде, үзеңнең яшьтәшеңне таба алмадың инде, диде.

Балалар үстердек. Холкы бик әйбәт булмады. Теле бик начар иде. Үзе «сулга йөрде». Аннары гына акыл керде. Әни һәрвакыт минем өчен елады, «кайт», ди иде. Әти бернигә дә кысылмады, өндәмәде дә, ә кирәк иде бит!!! Тыңламадым, балалар хакына түзеп яшәгән булам. Әлбәттә үкенәм, елыйм.

Шуны әйтәсем килә: мондый хәлдә кызыгыз белән сөйләшүнең файдасы булмаячак. Бала табу белән генә ашыкмасын кызыгыз. Ипләп кенә кызыгыз белән дуслашырга тырышыгыз, аның ягын алыгыз, ул гамәле өчен әрләмәгез, файдасы юк. Ә теге ир белән җитди сөйләшергә кирәк. Аның нинди максатлар белән яшәгәнен аңлагыз. Ул ирнең акылы булса, кызыгызны яратса — никах укытыр, өйләнер. Ә өйләнергә уе булмаса, ипләп кенә үзеннән суындырыр. Беренче хатынын табып сөйләшеп карарга да мөмкин. Эш анда да булырга мөмкин бит».

Чыннан да, кирәк вакытта әйтелгән бер сүз дә бик күп ялгышларлардан саклап кала бит.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-08-26/kyzygyzny-rl-m-gez-faydasyz-3898822

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле