Августта нинди яшелчәләр ашап калырга кирәк?

Табиб августта ашарга кирәкле ризыкларны атаган. Бу айда ашаган яшелчәләр ел дәвамында сәламәтлекне ныгыту өчен кирәк. Аеруча помидор, кабачки, кукуруз ашау файдалы, ди диетолог Полина Журавлева. 

Аның сүзләренчә, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр биредәге бакчаларда үстерелгән булсын, ерактан алып кайтылганы түгел. Ул кабачкины «бөтен файдалы әйберләрнең уникаль җыелмасы» дип атый. Кабачкиның калориясе аз һәм клетчаткасы күп.

«Бакча җимешләре – алма, груша, сливаны күп итеп ашагыз, аларда фосфор һәм витаминнар аз түгел, сезнең төбәктә булса – персик ашагыз. Бөтен бу җиләк-җимештә клетчатка шакты, һәм алар бик тиз өлгерә», – ди диетолог.

Ул шулай ук шалкан, ачы торма һәм дайкон ашарга киңәш итә, бу яшелчәләр онкология авыруларын профилактикалау өчен аеруча яхшы.

Рационга суган, кишер, сарымсак, чөгендер, кузаклылар кертегез. Кишерне көннең беренче яртысында ашарга кирәк – бу очракта ул организм өчен витаминлы һәм каротинлы заряд булыр, ди белгеч.

чыганак: https://www.gazeta.ru/social/news/2024/08/09/23648971.shtml

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле