Нинди алма файдалырак: кызылмы, сарымы, яшелме?

Диетолог Полина Журавлева алма файдасы турында сөйләгән. Бу турыда «Мир» телеканалы хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, алмаларда витаминнар һәм минераллар күп. Алмада файдалы микроэлементлардан А, С, В төркеме, РР, Е витаминнары, магний, фосфор, йод, тимер, селен, калий, кальций, цинк бар. Ул стресска каршы торуны арттыра, баш мие активлыгын яхшырта, йөрәкне ныгыта.

«Алмада иң күбе – йод, аеруча төшендә. Алма йод микъдары буенча диңгез ризыкларыннан гына калыша. Ләкин алма төшен күп ашарга ярамый, анда, йодтан тыш, бик үк файдалы булмаган матдәләр, мәсәлән амигдалин агуы бар, ул үтерергә дә мөмкин. Артык мавыкмагыз. Шулай ук алмада антиоксидантлар бар, алар ракка каршы көрәшә», – ди Журавлева.

АКШ галимнәре ачыклаганча, алма экстракты рак күзәнәкләре үсешен тоткарлый. Ләкин алма ракны дәваламый, организмга көрәшергә ярдәм итә, ди табиб.

Алмада тимер күп. Ул азканлылык, гипертония булганда кирәк. Алмада файдалы алма, бор, салицил һәм лимон кислоталары да бар. Алма табигый сорбент – агуланганда ярдәм итә.

Алма канда холестерин микъдарын киметә, майларны яндыра, ябыгырга ярдәм итә.

Белгеч сүзләренчә, яшел алмада шикәр иң аз микъдарда, ләкин кислоталар һәм клетчатка күп була. Алар тешләр сәламәтлегенә файдалы, аллергия чыгармый, диабетикларга файдалы.

Сары алмада шикәр һәм пектиннар күбрәк. Алар организмнан шлакларны чыгара, сәламәт микрофлора ясалуга һәм үт сыеклыгы бүленеп чыгуга ярдәм итә, бавырга файдалы.

Кызыл алма йөрәк-кан тамырлары, бөер һәм бавыр авырулары булганда файдалы. Тән тиресен матурайта. Диабет белән авыручыларга кызыл алма ашарга киңәш ителми.

«Нинди төслесе күбрәк ошый, шунысын ашагыз. Интуиция организмга җитмәгән әйбергә үзе этәрә», – ди табиб.

чыганак: https://mir24.tv/news/16600661/kakie-yabloki-samye-poleznye-zelenye-zheltye-ili-krasnye

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле