81 яшьлек миллиардер 26 яшьлек Алинага өйләнгән

Картая мени соң йөрәк… 

Германиядә яшәүче 81 яшьлек миллиардер Хорст-Дитер Эш Санкт-Петербургтан 26 яшьлек Алина исемле кызга өйләнә, дип хәбәр итә Германия басмасы BILD.

Хорст-Дитер Эш – «Вильгельмина» модель агентлыгының элекке хуҗасы. 26 яшьлек Алина Кузняткина белән аның инде балалары Марселина да бар икән. Аларның Мексикада туйлары узган, һәм бизнесменның шәхси биләмәсендә никах теркәлгән.

Туйда 22 кеше генә булган. Туйда кияү дә, кәләш тә «чиксез шат иде» дип яза басма. «Марселина мине дөньядагы иң бәхетле кеше итә. Бу яшьтә кабат әти булуым – минем иң дөрес карарым», – дигән миллиардер.

BILD язганча, кәләш миллиардер белән социаль челтәрләрдә танышкан. 24 яшендә ул бизнесмен белән бергә яши башлаган. Алина Петербургта, Мәскәүдә укыган, ул бай гаиләдән һәм шуңа күрә «аны әти-әнисе байлык белән ничек иркәләсә, мин дә иркәлим, әмма монда акчаның катышы юк, бу – мәхәббәт», – дигән миллиардер.

Хорст-Дитер Эш маркалар коллекцияләү һәм пазллар җыю белән шөгыльләнә икән. Алина да шушы хоббины ярата башлаганын әйткән. Хорст-Дитер Эш 1970 елларда машина төзелеше белән шөгыльләнә башлый, IBH-Holding ширкәтен оештыра. Бу концерн дик уңышлы эшли, әмма бераздан ул бөлгенлеккә чыга, хәтта утырып та чыга. Аннары ул АКШка күченеп китә. АКШтагы «Вильгельмина» агентлыгын 90 елларда сатып ала һәм аны финанс яктан отышлы итә. Шунысы кызык – аның эшлекле партнерларының берсе Дональд Трамп булган.

Соңгы елларда ул Мексикада торак сату-алу белән шөгыльләнгән. Соңгы елларда бизнестан бераз читләшеп, «гаилә белән генә мәшгуль» булуын әйткән.

Хорст-Дитерның элекке хатыны Югославиядән булган, аның 1971 елда кызы туган була. Аннары алар аерылышалар.

чыганак: https://intertat.tatar/news/es-akcada-tugel-bu-maxabbat-81-yaslek-milliarder-26-yaslek-alinaga-oilana-5868174

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле