Бер фатирда нәни кыз һәм аның анасының мәете табылган

Пермь краенда ана белән баланы үтерүчеләрне эзлиләр. 

Россия Тикшерү комитетының Пермь крае буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, Чусовой шәһәрендә бала белән хатын-кыз мәете табылган.

Алар шәһәрдәге бер фатирда була. Мәрхүмә хатын 1996 елда туган, кыз бала 2017 елда туган.

Хокук саклаучылар аларның икесенең дә мәетләрендә көч кулланып үтерү билгеләре булуын ачыклаган. Җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://www.mk.ru/incident/2024/08/31/zaderzhan-podozrevaemyy-v-zhestokom-ubiystve-materi-i-docheri.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле