Байлар яңа кызык тапкан: тере кеше мәет булып кылана

Байлар яңа кызык тапкан, аны «гроботерапия» дип атыйлар. Тере кешене җирләгән рәвеш ясыйлар. Шуннан соң ул, имеш, яңа сулыш алып, тагын да шәбрәк итеп яшәп китә.

1,5 миллион сум түләп «гроботерапия» алучылар шактый икән. Бу мода Мәскәү, Петербургта гына түгел, Ижевскига да килеп җиткән. Һәм инде байлар кылануы гына булудан туктап бара, әйтик, Ижевскида бу церемониянең «бюджет» варианты 35 мең сумга тәкъдим ителә икән. Билгеле, церемония дә тыйнак кына уза.

Бу нидән гыйбарәт? Кеше үлгәч, нинди церемония уза – шуны уздыралар. Аерма шул гына – мәет урынына күзен йомган кеше ятып тора. Аңа яңа кием кидерәләр, аның белән хушлашалар, матур сүзләр әйтәләр, табутка салып куялар… Билгеле, азактан ул исән килеш торып утыра.

«СтарХит» шундый «терапия» узган Анна Вершинина исемле хатын турында яза. Ул ире белән аралары начарайгач, эшендә проблемалар чыккач, шушылай үзен «дәваларга» карар кыла. «Миңа, син юләр, дип әйттеләр, синең белән яшәп булмый, дип әйттеләр», – дигән Анна. Аңа макияж ясаганнар, матур күлмәк кидергәннәр. Иң якын дуслары килгән, аның белән хушлашканнар. Аннары табутны япканнар һәм Аннаны берничә минутка караңгы урынга илтеп куйганнар. Аннары ул, ЗАГСка барып, ире белән аерылышкан. Анна инде үзен «үлеп терелгән» яңа кеше дип хис итүен, шуңа да рәхәтләнеп аерылганын әйткән.

Дөрес, Аннаның дуслары арасында моны хупламаучылар да булган. Марина исемле дусты шаккатып калуын әйткән. Табутын алып чыккач, егыла язуын әйткән.

Ижевскида яшәүче психолог Анна Воир исә «гроботерапия»нең үзен ялгыз хис иткән кешеләр «уены» икәнен әйткән. Психолог фикеренчә, проблемалардан котылу өчен сәламәт ысуллар кулланасы урынга, кеше, экстремаль ысуллар кулланып, проблемаларын тирәнәйтергә генә мөмкин.

чыганак: https://www.starhit.ru/life/ya-proshla-groboterapiyu-i-na-sleduyushii-den-raz

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
velas-novoe-uvlechenie-za-1-5-milliona-menyaet-zhizn-lyudei-5831681/

Бәйле