12 яшьлек русияле Саша Сулинны, танылган Болгария күрәзәчесенә охшатып, «мальчик-Ванга» кушаматы белән атап йөртәләр. Ул СВО тәмамлану турында үз фаразлары белән уртаклашкан.
Сашаның чынга ашкан фаразлары арасында — энесе туу, Кытайдан килгән коронавирус пандемиясе һәм башкалар. Хәзер ул дөньяны «авыр сентябрь» көтә, дип белдергән. Ул ай уртасына туры килергә мөмкин булган «алты көн бәхетсезлек» турында сөйләгән.
«Күпләр кашларын җыерып йөриячәк. Кәеф кырылачак. Бөтен җирдә дә түгел, әмма кайбер илләрдә», — ди Саша Сулин.
Дөнья очрашачак сынаулар 2025 елның гыйнварына кадәр тәмамланачак. Көтелгән вакыйгалардан — Дональд Трампның сайлауларда җиңүе. Русиягә килгәндә, Саша СВО тәмамлану датасын белә. Русия җиңәчәк. Ә Киев режимы һәм НАТО илләре җиңелүгә дучар булачак. «Бу быел булачак», — дигән яшь фаразчы.
чыганак: https://tsargrad.tv/news/london-razrushitsja-tramp-pobedit-chto-skryvaetsja-za-predskazanijami-malchika-vangi_1045701 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday