Сарымсак утыртуның кагыйдәләрен беләсезме?

Мул уңыш алу өчен аларны белеп тору мөһим.

Көзен сарымсак утыртканда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

  1. Утырту вакыты. Беренче кырауларга кадәр 3 атна кала. Утыртканда, туфрак температурасы +10 градуска кадәр булырга тиеш. Безнең төбәктә мондый температура сентябрьнең икенче яртысы – ай азагында урнаша. Иң кулай чор бу, чөнки сарымсак тамырланып калырга тиеш.

  2. Нинди түтәлгә утыртылуы. Сарымсакны борчактан, помидор, татлы борыч, кыяр, иртәнге кәбестә, кабак, ташкабактан калган түтәлгә утыртсаң, мул уңыш бирәчәк.

  3. Урыны һәм туфрагы. Кояшлы урын ярата. Туфрагы көпшәк булсын, әче булмасын.

  4. Зарарсызландыру. Утыртканчы, туфракка 1 процентлы бакыр купоросы эремәсе (10 литр суга 100-150 грамм исәбеннән) сибәсе. Катнашма ике квадрат метр мәйданга җитә.

  5. Сарымсакны эшкәртү. Махсус эремәдә тотарга кирәк. Моның өчен 1-1,5 литр суга 15 миллиграмм 1 процентлы бакыр купоросы эремәсе салып болгатырга. Сарымсак тешләрен шунда салып, 10 минут тотарга.

  6. Утырту кагыйдәләре. Тешләрне 12 сантиметрдан артмаган тирәнлеккә утыртасы. Рәтләр арасы – 25 сантиметр чамасы.

  7. Корткычлардан саклау. Сарымсакны туфракка күмгәнче, тәмәке тузаны сибеп калдыру әйбәт. Суган чебененнән саклану өчен кирәк бу.

чыганак: https://chelny-izvest.ru/news/facts/posadka-ozimogo-cesnoka-top-7-pravil-dlia-bogatogo-urozaia

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле