Татарстанда яшь бала планлы вакцинациядән соң өлешчә ишетү сәләтен югалткан, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитеты.
«Лениногорск шәһәрендә вакцинация буенча планлы медицина процедурасын уздырганнан соң, бер яшьлек баланың ишетү функциясен өлешчә югалтуы ачыкланган», — диелә гаризада.
Җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/151650/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday