Дүрт яшьлек кыз ишегалдында шырпы тапкан һәм үзенә үзе …

Байкал аръягында 4 яшьлек кыз, уйнап йөргәндә, үзенә-үзе ут төрткән. 17 көннән бу бала вафат булган. 

Сабый 26 августта Агинкое бистәсендә йорт ишегалдында шырпы табып ала һәм берничәсен яндыра. Шул чакта аның синтетик тукымадан тегелгән күлмәгенә һәм чалбарына ут каба. Бу вакытта ата-анасы өйдә була, алар урамга йөгереп чыга, утны сүндерәләр.

Баланы ата-анасы хастаханәгә алып килә. Аның бөтен тәне, куллары, аяклары, башы пешкән. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен 17 көн көрәшә.

Тик сабый 12 сентябрьдә вафат була.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

 

чыганак: https://www.irk.kp.ru/daily/27634.5/4984491/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле