Әйбәт йоклау өчен кичен ничек тукланырга?

Кичен нәрсә ашарга ярый һәм ярамый? Тизрәк йокыга талу һәм әйбәт йоклау өчен ничегрәк тукланырга? Табиб-диетолог Людмила Денисенко шул хакта аңлатып үткән.

Йоклар алдыннан сөт ризыклары – йогырт, сыр ашарга, сөт эчәргә кирәк. Алар триптофан һәм кальцийга бай. Ә бу матдәләр йоклап китүне җиңеләйтә. Шулай ук күркә итендә дә триптофан бар. Кичен аны ашап кую да йокыны яхшырта. Моннан тыш банан, кипкән җимеш, чикләвек тизрәк йокыга талырга ярдәм итә.

Шул ук вакытта кайбер чәйләр һәм үсемлек майлары тынычландыру үзенчәлегенә ия. Әйтик, ромашкалы чәй яки башка үләннән ясалган чәй эчсәң, тизрәк йоклап китәсең. Бу максатта көнҗет мае да ярдәм итә: анысын иснисе генә.

Кичен майлы, кызган, ысланган ризыклар, шоколад ашау һәм кәһвә эчү киңәш ителми. Шулай ук хәмер дә тиешенчә йокларга комачаулый.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/151683/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле