Кишер яфрагыннан чәй ясый беләсезме?

Кишерләрегезне алдыгызмы әле дуслар?

Кишер яфрагыннан чәй бик файдалы, шуңа да аны ташларга ашыкмагыз.

-аяктагы кан тамырлары өчен (варикоздан) яхшы,
-организмдагы ялкынсыну процессларыннан;
— югары холестериннан;
-гөмбәчек инфекцияләренә каршы ;
-хатын-кызларның репродуктив системасы, гормоннар өчен файдалы һ.б.

Чәй ясау: Кишер яфрагыннан чәй ясау өчен иң элек аның яфракларын җыеп, чүпләрдән аралыйбыз. Юып, саркытып алабыз. Эре итеп турыйбыз, киң савытка салып, кул белән согы чыгарлык итеп уабыз.

Озак кына уганнан соң, савытка тыгызлап тутырып, өстенә юеш чүпрәк каплап, авыр әйбер бастырып, якынча бер тәүлеккә калдырабыз. Бер тәүлеккә якын вакыт үткәннән соң, аны табага таратып кызу булмаган мичтә (60-70 градус) киптереп алабыз.

Ул төсен үзгәртеп, сорырак чәй төсенә керергә тиеш була. Чиста пыяла банкаларда яки кәгазь пакетларга салып саклыйбыз.
Эчү өчен нәкъ кара чәй кебек пешереп алабыз. Сәламәт булыйк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-09-20/kisher-yafragynnan-nichek-ch-y-yasyylar-3938404

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле