Җырчы сәхнәгә чыккканда башына тоз сибә икән.
Татарстанның халык артисты Вадим Захаров белән интервьюдан өзек.
— Концертта кызларыгыз, гаиләгез турында сөйләдегез. Ләкин аларны социаль челтәрләрдә күрсәтмисез. Ник?
— Мин тамашачыга гаиләне чыгарып селкү яклы түгел. Ул – гаилә бит инде шуның өчен, аны нәрсәгә күрсәтергә. Мин шундый фикердә, кешегә чыгып, күрсәтеп, бөтен әйберне дә селкергә ярамыйдыр. Күз тияр.
— Күз тиюдән куркасызмы?
— Күз тиюгә ышанам.
— Саклану өчен нәрсәләр кулланасыз?
— Кулланам дип, элекке әбиләрнең әйткәннәре бар иде инде, миләш яфрагы, ботагы куярга, дип. Булавкалар, энәләр кадап куям. Шунда костюмга кадап-кадап куелган инде алар. Кемдер башыңа тоз сибеп чыгарга куша.
— Алай да эшләгәнегез бармы?
— Әйе.
— Концертлардан соң үзегезне авыр хис иткәнегез булдымы?
— Бааар. Һәрбер концерттан соң булмаса да, кайбер көнне кайтып йоклый алмаган вакытлар була. Тозлы сулар белән юынам.
чыганак: https://intertat.tatar/news/vadim-zaxarov-minem-kese-aldyna-cygyp-elaganym-yuk-5868429 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday