Комбайн кырда убылган җиргә килеп төшкән: йөртүчесе…

Иркутск өлкәсенең Русский Мельхитуй авылы тирәсендәге кырда пәйда булган гаять зур чокырга комбайн килеп төшкән. Комбайнчы һәлак булган.

Кадрлардан күренгәнчә, чокырның тирәнлеге 10 метрдан ким түгел. Шаһитлар әйтүенчә, техниканың бөтен авырлыгы кабинасына күчеп, комбайнчыны сыткан. Хәзер шул тирәдә яшәүчеләр комбайнны үз көчләре белән тартып чыгарырга маташа.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, туфракның юылуы сәбәпле барлыкка килгән карст чокыры бу. Җир убылу бик зур хәтәр белән яный. Бу күренеш кинәт кенә пәйда булырга мөмкин.

Чыганак: https://russian.rt.com/russia/news/1371672-irkutskaya-oblast-kombain-upal-voronka

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле