«Башта моны бик сәер кабул иттем…»

Бала карау ялында булган Алия Төхвәтуллина ире Ришатны гастрольгә җибәргәндә көнлиме, дип кызыксына күпләр.

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин — эстрадада кызлар тарафыннан иң чибәр дип танылган асыл егетләребезнең берсе. Хатыны Алия ШАЯН ТВ каналында чыгучы «МАРШРУТка» тапшыруында көнләүгә ничек каравын сөйләгән.

«Йөргән кызы барлыгын белә торып та кайбер кызлар «өмет бар» дип уйлады. Башта моны бик сәер кабул иттем, хәзер ияләштем инде. Туйдан соң, бала тугач та, кызлар тынычланды. Аның тирә-ягында чибәр кызлар күп иде, алар ягыннан игътибар да сизелә иде», — дип сөйләде җырчы.

Алия сүзләренчә, ул Ришатны гострольләргә җибәргәндә көнләми. «Ришат улыбызны бик ярата. Киткәндә дә күзләре яшьләнә, гастрольләр вакытында да ярты сәгать саен хәл сорашып тора, сагына. Гаиләдә кемдер булса да эшләргә тиеш. Мин бик тыныч», — дигән ул.

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/416474-dekretta-aliya-t-khv-tullina-ire-rishatny-gastrolg-ib-rg-nd-k-nlime/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле