Рөстәмнең җырын урлаганнар

Оятсызлар икән!

Популяр артист, музыкант Рөстәм Асадуллин җырын рөхсәтсез башкарып йөрүчене тапкан. Шалтыратып, аңлатып сөйләшкәннән соң да ул кеше җырны җырлавын дәвам итә икән. Бу хакта Рөстәм сторисларында сөйләгән.

«Җәмәгать, бер соравым бар. Башкортстанда минем «Яшьлегем» дигән җырымны бер кеше җырлый. Мин аңа әйттем, шалтыраттым. «Җырламагыз, рөхсәт бирмим», – дидем. «Ярар», – диде. Барыбер телевидение-радиоларга биргән, концертларда җырлый. Бөтен Башкортстанга яңгырата минем җырымны. Ничек инде ул алай була ала? Сез нишләр идегез минем урында?» – дип кәнәгатьcезлек белдерә һәм язылучыларыннан киңәш сорый җырчы.

Рөстәмгә әлеге кешене судка бирергә тәкъдим иткәннәр.

чыганак: https://intertat.tatar/news/yrlamagyz-roxsat-birmim-artist-uz-yryn-roxsatsez-baskarucyny-nicek-tuktatyrga-belmi-5868587

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле