«Киленне кияүгә чыкмаска үгетләп тә карадым…»

«Тыңламады. Улымны яратадыр инде».

«Кичә килен шалтыратып елый. Улым ярдәм итми дип зарлана. Һәрвакыт каядыр чыгып китә, бала белән бөтенләй кызыксынмый, ә аның үзен чүп урынына да күрми икән. «Әйттем бит мин сиңа! — диясе килгән иде, эндәшмәдем.

Улым, әлбәттә, бик начар кеше түгел, әмма аның тормышындагы бердәнбер мавыгу — хатын-кызлар. Ул инде өченче тапкыр өйләнде. Һәркайсыннан берәр бала. Һәм һәр мөнәсәбәттә ул сул якка йөри иде. Бу балаларны ул беркайчан да планлаштырмаган, һәм аларның тормышында гомумән катнашмый, әмма акчалата барысына да ярдәм итә.

Тәүдә мин дә аның элекке хатыннарына ничек тә ярдәм итәргә тырыштып, оныкларым белән утырдым, әмма киленнәр белән тавыш-гаугадан арыдым. Әлеге хатынына да аңа кияүгә чыкма, аеруча бала табарга ашыкма, дип кисәтеп карадым. Әмма ул бит үзен «үзенчәлекле» дип санады, имеш, ул аны үзгәртә алачак. Ә хәзер шалтыратып менә шулай елый. Улымның бу хатыннарыннан чит илгә качарга теләгән чаклар бар».

Бәләкәй баланың проблемалары кечкенә, үскәч — алары да зурая, дигәннәре шулдыр инде. Бу ханымга нәрсә киңәш итәр идегез?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-09-26/kilenne-kiya-g-chykmaska-getl-p-t-karadym-3946208

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле