Вилли хатыны Гөлназ Асаеваны кемгә көнли?

Вилли – Вильдан Шәмсетдинов тормыш иптәше Гөлназ Асаеваны җырчы Альберт Вәлиуллинга көнли икән.

Бу хакта ул блогер Олеся Леснаяга әйткән. Альбертның концертында сәхнә артын төшереп, артистларны сөйләштереп йөргән Олеся Лесная Вильданнан: «Гөлназны Альбертка көнләмисеңме?»- дип сорый. «Көнләшәм, шуңа килеп бастым бит», — дип әйтә ул.

Альберт Вәлиуллин белән Гөлназ Асаева узган ел бик матур «Онытылмас җыр булып» дигән дуэт яздырганнар иде. Халык җырны бик җылы кабул итте. Видеоларны караучылар арасында да: «Гөлназның карашы – бомба, ире көнләмиме икән?» — дигән фикерләр очраган иде. Алар ул җырны кичә Альбертның Казанда узган cольный концертында да башкардылар.

чыганак: https://intertat.tatar/news/villi-xatyny-golnaz-asaevany-albert-valiullinga-konli-5868639

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле