«Беркемгә дә сиздермәскә тырышып йөрдем»

Танылган җырчы Ләйсән Гыймаева берничә ел онкологиягә каршы көрәшә.

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева иҗади һәм шәхси тормышындагы яңалыклары белән уртаклашты.

«Бу диагноз тормышыма мине үзгәртер өчен килгәндер. Болай гына бирелми бернәрсә дә. Чир дә болай гына килми, кешеләр дә тормышыбызда юкка гына очрамыйлар. Бу авыру да минем тормышымны 100 процентка үзгәртте», — дигән ул.

«- Операцияләрне үзебездә ясаттыгыз. Чит илләргә бару мөмкинлеге булмадымы, үзебезнең табибларга ышандыгызмы?

  • Танышларыбыз «Германиягә барыгыз» дип әйткән иде. Әмма Германиягә бару өчен бик күп акчалар кирәк булды. Андый очракларда кемдер фатирын, кемдер машинасын сатып китә, алар гына да җитмәскә мөмкин әле. Безнең яши торган йортыбыздан башка күчемсез милегебез юк, балаларыбызның да иң кечкенәсенә ул вакытта 3 кенә яшь иде әле. Шуңа күрә бу сорау күтәрелмәде. Хәзер инде безнең Россиядә дә яхшы клиникалар бар. Мин дә үземне Казан табиблары кулына тапшырдым. Аллаһы Тәгаләгә ышандым да, табибларга ышандым.
  • Терелә алмасам дигән уйны башыгызга кертә идегезме? Әллә инде үзегезгә андый куркыныч әйберләр турында уйларга рөхсәт бирмәдегезме?

  • Яман шеш диагнозы белән очрашканда андый уйлар берничек тә килмичә кала алмый. Башта начар әйберләр генә бөтерелә, үзеңнән-үзең миңа күпме яшисе калды икән дип уйлый башлыйсың. Соңыннан, чыннан да бу чир белән авыруыңны кабул иткәч кенә, нишлим, кая барыйм дип, дәвалану юлларын эзләргә тотынасың.

Миңа бу тема буенча социаль челтәрләрдә әле дә бик күп сораулар килә. «Мин дә шундый хәлдә калдым, миңа да шундый диагноз куйдылар, нишлим» дип язган, якыннарына әйткәнче үк минем белән бүлешкән хатын-кызлар бар. Андый хатларның берсен дә җавапсыз калдырмаска тырышам. Бу диагноз турында ишеткәндә минем бит алай киңәшләр бирерлек кешеләрем юк иде.

Үзем дә беркемгә дә сиздермәскә тырышып йөрдем. Хастаханәләргә баргач та: «И, танымасалар ярый инде» дип, битлекләр киеп… Әле ярый ул вакытта битлекләр заманы иде. «Берәрсе танып алып, икенчесенә сөйләсә, бетте, бөтен кеше беләчәк» дип, гел куркып йөри идем. Нигә курыкканмын инде…. Үзем сөйләп биргәч язылучыларымнан, танышларыбыздан, гомумән чит кешеләрдән шулхәтле күп матур теләкләр килде. Алар миңа барысы да көч бирде. Шуңа күрә мин дә үземнән киңәш сораучыларга ярдәм итәргә тырышам. Иң мөһиме – үз-үзегезгә бикләнмәгез, табибларга, психологларга барыгыз, дим.

  • Булатны йомшак күңелле дип әйткәнегез булды. Ул үзен нык тота алдымы бу чорда?

  • Ул вакытларда Булат иң зур терәгем булды. Миңа күрсәтмичә генә елаган вакытлары да булган. «Әйтмәдем, сиңа күрсәтмәдем», – диде. Менә шундый вакытларда сынала да инде ул мөнәсәбәтләр», — ди Ләйсән.

чыганак: https://intertat.tatar/news/laisan-gyimaeva-salamat-bulyp-kartaerga-yazsyn-dip-telim-min-xazer-5868644

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле