Руслан Кираметдиновны кабат өйләндерәләр

Эстрада җырчысы Руслан Кираметдинов сторисларына «Чаллы ТВ» телеканалы алып баручысы Лилия Гатина белән төшкән фотосын урнаштырганнан соң, тамашачыларында кабат шик туды. 

Җырчы моңа кадәр дә социаль челтәрләренә Лилия белән фотоларын куеп, язылучыларын бераз «котыртып» алган иде. Төрле чараларда аларны бергә күргәләгәннән соң, чыннан да алар арасында нидер бар дигән шик артты гына. Җитмәсә, Руслан Лилия фотолары янына мәхәббәт  турындагы шигырьләр-җырлар куйгалавы утка май салгандай тәэсир итте. Салават Фәтхетдиновның «Кермә төшләремә» җыры белән куелган фото куелганнан соң, фантазиягә чикләр калмады сыман.

Русланның язылучылары аның кызлар белән төшкән фотоларын яраталар да соң инде! Аны шундук «өйләндереп», тигез бәхетле тормыш та тели башлыйлар.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/152835/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле