Ринат Рәхмәтуллин яшь хатыны белән бәйле серләрне ачты

7-8 октябрь көннәрендә «УНИКС» тамаша залында танылган җырчы Ринат Рахматуллин Казан тамашачысына яңа концерт программасын тәкъдим итәчәк. Бу – аның иреккә чыкканнан соң башкалада беренче концерты.

Аның хатыны Динара бүген дә Ринат Рәхмәтуллинның иҗади тормышында актив катнаша, җырчы белән гастрольләргә дә йөри икән. Ул матбугат конференциясенә дә килгән иде. Анда Ринат Рахматуллин Динара белән дуэт җырларга теләвен дә әйткән. Әлеге җырны ул шулай ук колониядә булганда иҗат иткән. Гаилә дуэтын киләсе концертларда тәкъдим итәргә җыеналар. Әлегә тамашачылар Динараны концертта күрсәтеләчәк видеоларда күрә алачак.

– Динара – бүген минем иң якын кешем. Мине колониягә алып киткәнче, без никахлашкан идек. Ул мине озатып калды. Озатып калды дип… Аны әйтергә генә җиңел инде. Елап, күз яшьләре белән калды ул. Һәм актык көненә кадәр, 6 ай мине көтте. Атна саен очрашуларга килде, телефоннан һәрвакыт аралашып тордык. Бөтен кайгым да, шатлыкларым да, сорауларым да аның аша хәл ителде. Иң якын, кадерле, яраткан кешем. Андагы утырган кешеләргә җылылык, аралашу җитмәгәне сизелә бит инде. Минем Динарам һәрвакытта да үзенең җылылыгы белән миңа ярдәм итеп торды.

Динара да җырлый. Бу серне мин беренче ачам. Мин төрмәдән бик матур бер җыр язып чыктым. Без аны дуэт итеп башкарачакбыз, бу концертларда түгел, киләселәрендә. Минем колониядә утырганда әйткән нәзерем бар – Динара белән бергә сәхнәдә шушы дуэтны башкарып, тамашачыларны шатландырырга. Шунда чын танышу булыр дип уйлыйм. Җыр «Син булганда гына, мин бәхетле» дип атала, – ди җырчы.

чыганак: https://intertat.tatar/news/yap-yalanayak-rinat-raxmatullin-yana-koncert-sezonyn-baslap-ibargan-narsalar-kotarga-5868753

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле