Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы кискен үзгәрәчәк

Ял көннәрендә республикада һава торышы алышына. Яңгыр явачак, һава температурасы түбәнәячәк.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, иртәгә – 4 октябрьдә көндез һава температурасы +17…+22 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә 0…+5, көньяк һәм көнчыгыш районнарда -5кә кадәр. Шимбә – 5 октябрьдә антициклон чигенә. Төньяктан һава агымнары үтеп керү сәбәпле, берникадәр салкынайтачак һәм кыска гына яңгырлар явып узачак. Көндез һава температурасы +19 градустан артмаячак. Төнге сәгатьләрдә +5…+10, көньяк һәм көнчыгыш районнарда +3…-2 градус көтелә. Якшәмбе – 6 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +12…+17 градус күрсәтәчәк. Төнлә +4…+9 градус.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, киләсе атнада һава торышының тотрыксыз булуы көтелә. Урыны белән, асылда республиканың көнбатышында аз гына яңгырлар явып үтәргә мөмкин. Дүшәмбе – 7 октябрьдә көндез +13…+18 градус, сишәмбе – 8 октябрьдә +15…+20 градус булачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153159/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле