Вадим Захаров: «Балаларны куркытырга ярамый!»

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров балачакта тотлыга торган булуын һәм аның сәбәбен сөйләгән.

«Кечкенә чакта мин чәч алдыртырга курка идем. Элекеге машинкаларны хәтерлисездер чәчне тарттырып, авырттыра торганнар иде. Чәчне миңа гел Кода бабай ала иде. Һәр чәч кискән саен елап беткәнем истә. Әгәрдә шаярсам, тыңламсам «хәзер Кода бабаң килә» дия торганнар иде — шулай куркып тотлыга торган булып калганмын. Белегез — балаларны куркытырга ярамый,» ди ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153354/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле