Кайнанасы нинди, килене шундыймы?

Әлбәттә, һәр ул үстергән ана килене белән дус-тату яшәргә, һәр кыз бала кияүгә чыккач ире йортында “үз кеше” булырга хыяллана. Әмма гөрләп туй үтүгә атна-ун көн тулуга ук, өйдә савыт-саба зыңлаштыра башларга мөмкин… “Зың-зың” итеп кенә калса бер хәл, чыңлый, чатный, ватыла. 

Әлбәттә, һәр ул үстергән ана килене белән дус-тату яшәргә, һәр кыз бала кияүгә чыккач ире йортында “үз кеше” булырга хыяллана. Әмма гөрләп туй үтүгә атна-ун көн тулуга ук, өйдә савыт-саба зыңлаштыра башларга мөмкин… “Зың-зың” итеп кенә калса бер хәл, чыңлый, чатный, ватыла. Һәм озак та тормый өйдә сафура бураннары уйнарга тотына. Кем гаепле моңа? Үз тормыш тәҗрибәсен кулланып яшьләрне яшәргә өйрәтергә, хаталардан саклап калырга тырышкан кайнанамы, әллә яңа гаиләгә үз бәхетен корырга теләп, аяк баскан яшь киленме?

“Минем кайнанам бик коры кеше булды. Чыраен ачмас, елмаеп эндәшмәс иде. Өйдә аннан узып берни дә эшләргә, бер әйбергә дә кагылырга ярамады. Тагын ни дияр икән дип, гел куркып яшәдем. Шуңа күрә улым туу белән, яхшы кайнана булачакмын дип, үз-үземә сүз бирдем. Киленемне яратачакмын, какмаячакмын, үзләренчә яшәргә мөмкинлек бирәчәкмен дидем. Инде менә улым үсеп өйләнде… Киленемне яратып кабул итсәм дә, тора-бара аның нык ялкау икәнен аңладым. Бөтен эш үземә өелеп калды. Килен беркайда да эшләмичә, өйдә генә ятса да, булышырга теләмәде. Хәтта үзе артыннан табак-савытын да юмады. Үземчә җайлап кына аны эшкә өйрәтмәкче булдым. Тик ул өйрәнергә омытылып тормады. Тора-бара эш кычкырышуга барып җитте. Улым өйдә булмаганда килен пыр туза. Мин дә үз өемдә сүзсез басып тора алмыйм. Чыдарлыгым калмагач, бер көнне улыма хатының ярдәмләшергә теләми икән, аерым яшәгез дидем. Тик ни гаҗәп, улым чыгып китәргә ашыкмады. Җитмәсә, бөтен ызгыш-талашта мине гаепләде. Көн саен кычкырышка китте, өйдә ямь бетте. Эштән арып кайтуына гел мәхшәр көткәч, улым да арыды бугай. Үзенә дип алып куйган фатирга күченеп чыгып киттеләр. Яшәп киттеләр алай. Килен ашарга пешерергә дә өйрәнде бугай… Кешедән ишетеп кенә әйтүем, чөнки минем өчен аларның ишекләре бикле. Улымның чыгып киткәннән бирле килеп хәл белгәне дә юк. Аңлашырга, араларны җайларга тырышып карасам да, ишетмиләр”.

Әйе, килен белән кайнана арасындагы мөнәсәбәт безнең заманда төбе-тамырыннан үзгәрде. Кайнаналарына каршы сүз әйтергә кыймаган киленнәр тарихта торып калды инде ул. Нәкъ җылардагыча, бүген  кайнаналарның күпчелеге үзләре киленнәренә килен ролендә…

Кичә эштән кайткач, ирем: “ Әни шалтыраткан иде. Эштә телефонны алмадым. Кире шалтыратыйм инде” дип, телефонын эзли. Дөрес эшләгәнсең, мин әйтәм, тагын бакчаларында берәр эш кушмакчыдыр. Болай гына шалтыратмас иде ул дим. Әй, ялкыттылар, лабаса, шул йомышлары белән. Ул кайнана дигән кеше бер көн килгән иде. Кызыбызга күчтәнәчләр алып килгән. “Сагындым оныгымны” дип елап утырган була. Килештермә инде, әни! Үзеңнән башка беркемне дә яратмыйсың син, улыңны да, оныгыңны да дидем. Әйттем, күзенә карап әйттем. Алып килгән 5-6 кило итен дә кире тоттырдым. Алыр идем, аннары мин сезгә фәлән әйбер бирдем, төгән әйбер бирдем дияр, бакчага эшләшергә килегез дияр… Әйберләре дә, үзләре дә кирәкми!” — дип сөйләде авылдан шәһәргә кияүгә чыккан бер килен кеше.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/bolar-kyzykly/2024-10-07/kaynanasy-nindi-kilene-shundyymy-3957925

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле