Ришат Фазлыйәхмәтов элеккеге хатыны белән аралашамы?

Ришат Фазлыйәхмәтов блогер Олеся Леснаяның сорауларына җавап биргән.

 Тавышыңның яхшыртыр өчен көнгә ничә күкәй эчәсең?

– Бер тапкыр эчерттеләр, кире чыга.

– Тәтишканың гәүдәсенең кайсы өлеше сиңа ошый?

– Күкрәге әйбәт.

 Сәхнәгә чыкканчы «чирттерәсеңме», әллә чыгып кергәчме?

– Элек «чирттерә» идем, хәзер чыкканда да, чыкмаганда да «чирттермим».

 Элеккеге хатының кара исемлектәме?

– Белмим, аралашканым юк.

 Гаилә бюджетын кем алып бара?

– Үзем алып барам, Тәтишка акча сораса, ротациягә азрак кына бирәм.

 Банкетта ничә мең аласың?

– Үзем генә киләм икән, 50 мең сумннан башлана.

 Ничә җыр өчен?

– 20 буламы, 30мы…

 Кызык хәлгә калганың бармы?

– Чүпрәле Сабан туенда җырлыйм, яңа тектергән костюмнан идем, сәхнәдән сикереп төштем дә өзелеп китте, каеш такмаган идем. Халык көлә. Кызыл трусик кигәнмен икән, ак чалбардан күренеп тора.

чыганак: https://intertat.tatar/news/risat-fazlyiaxmatov-xatyny-turynda-kukrage-aibat-5868814

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле