Альберт Вәлиуллин 33 яшендә вафат булган әтисе турында сөйләде

«ТНВ» каналында Лилия Кадыйрованың «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында сәхнәдә үз урынын һәм үз тамашачысын булдырып килүче җырчы Альберт Вәлиуллинны кунак булды.

– Альберт, бер генә мөмкинлек булса нишләр идең?

– Әтине кайтарыр идем. Бүгенге көндә андый мөмкинчелек булса, хыялларымның иң беренчесе шул булыр иде. Һәрбер кешегә әти-әниләре исән-сау булуын телим. Мин әтигә дә, әнигә дә якынрак идем. Әти кая барса да, мин аның койрыгы кебек ияреп йөри идем. Гөмбәгәме, авылгамы, берәр кая төзелешкәме…

Җырчының әтисе 1 сентябрьдә 33 яшендә йөрәге тотып вафат булган. Ул вакытта Альберт 2нче сыйныфка барган. Әнисе кабат кияүгә чыкмаган, кызын һәм улын берүзе тәрбияләгән.

чыганак: https://intertat.tatar/news/albert-valiullin-33-yasenda-iorage-totyp-vafat-bulgan-atise-turynda-soilade-5868884

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле