Россия Президенты берничә мөһим законга кул куйды

14 октябрьдә Русия Президенты Владимир Путин русиялеләрнең тормышына кагылышлы берничә мөһим законга кул куйды. Документлар Кремльнең рәсми сайтында бастырылган.

  • РусияТикшерү комитетында хезмәт узу тәртибен камилләштерүгә юнәлдерелгән закон;
  • Тикшерелүчезатны таможня тикшерүе материаллары белән таныштыру тәртибен төгәлләштерүче закон;
  • “Авыл туризмы” төшенчәсен ачыклаучы закон;
  • Русия Федерациясе субъектында эшкуар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату тәртибендә үзгәрешләр;
  • Конкуренцияне яклау турындагы законга үзгәрешләр;
  • Транспорт чарасының дәүләт номерын яшергән өчен административ җаваплылыкны көчәйтү;
  • Таҗикстан Республикасында сәләтле балалар өчен халыкара белем бирү үзәге төзү һәм аның эшчәнлеге турындагы килешүне ратификацияләү.
чыганак: https://omet-rb.com/articles/milli-proektlar/2024-10-15/rusiya-prezidenty-bernich-m-im-zakonga-kul-kuydy-3967763

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле