Иминият пенсияләре 1 гыйнвардан ничә процентка арта?

Иминият  пенсияләре 1 гыйнвардан 7,3 процентка арта. Шул исәптән эшләүче пенсионерларга да кагылачак бу.

Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб әйтүенчә, киләсе елга Россия бюджеты, элеккечә үк, социаль юнәлешле булып кала. Көнбатыш илләре керткән санкцияләргә карамастан, социаль гарантияләр һәм ташламалар күләме артачак. Аерым алганда, 2025 елда балалы гаиләләр өчен барлык ташламалар, шулай ук кайбер түләүләр күләме үсәчәк. Апрельдә исә социаль пенсияләр 14,73 процентка артачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153949/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле