Бакчаны кышка ничек әзерләргә?

Октябрь – бакчаны кышка әзерләп калдыру ае. Агач-куакларның суыкларны ничек кичерүе бакчачының бүгенге тырышлыгына бәйле. «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова төп эшләр турында искә төшереп үтте.

– Алмагач, груша, слива, карлыган, крыжовник, чия үсентеләрен октябрь урталарына кадәр утыртып бетерергә кирәк. Тамырлары кышка кадәр ныгып калачак, кышын исә чыныгачак. Өшемәсен өчен яшь үсентеләрнең төпләренә 30–40 см биеклектә туфрак өеп калдыралар. Кыраулар алдыннан ботакларын ябарга мөмкин.

Ә инде җимеш биргән агачларның һәркайсына өч-дүрт чиләк су сибәбез. Карлыган, крыжовникка кайнар су бөркү әйбәт: үсемлекләр кырауларга бирешмәячәк. Инде килеп, фосфорлы ашлама һәм тирес кертеп, агач-куак төпләрен йомшартабыз. Куакларның нечкә тамырларына зыян килмәсен өчен көрәк урынына сәнәк куллану әйбәтрәк.

Туфракны тирес, көл, минераль ашлама кертеп эшкәрткәннән соң яшелчә өчен калдырылган түтәлләр пленка белән каплап куелса, язын, кар эрүгә, алар тизрәк җылыначак.

Яшь җиләк куакларына килгәндә, салкында зыян килеп, уңышларына кырын сукмасын өчен, өсте салам, сабаклар яки тирес белән каплап куела. Виноград ботаклары өскә бәйләп куелган урыныннан ычкындырылып һәм кыскартылып, озынча тар чокырларга салына. Өстен 20 см биеклектә черемә, шуннан соң туфрак белән капларга кирәк. Черемә урынына пычкы чүбен кулланырга була. Игътибар! Чокырга күмеп калдырылганда, үсенте коры булырга тиеш. Юкса череячәк.

Тагын бер зур эш: кайры эчендә кышларга җыенган корткычларны юк итү өчен агач-куакларга 3 процентлы тимер купоросы сибәбез. Әлеге эш агач яфраклары коелып беткәч кенә башкарыла. Кайрының мүкләнүенә каршы да менә дигән чара бу. Күпьеллык чәчәкләргә игътибар итәргә вакыт. Георгин, гладиолус бүлбеләрен казып алып, салкынча урынга саклауга куябыз. Ә инде роза, гортензия, рододендронны, калдык-постык чәчәкләреннән арындырып, куакларын саклагыч пленка белән чорныйбыз.

Инде килеп, май башында ук үзләре үстергән яшелчәне ашарга теләүчеләр теплицага редис, укроп һәм петрушка чәчеп калдырырга мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153817/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле