Элвин Грей: Хәбәрләр бик яхшы түгел, алга китеш юк…

Ишетүем начарланганнан-начарлана, ди җырчы.  

Elvin Grey дигән исем-шәриф белән чыгыш ясаучы Башкортстанның халык артисты Радик Юлъякшин октябрь концертларын туктатып торырга мәҗбүр.

Салкын тигәннән соң, аның ишетү сәләте начараеп, катлауланулар барлыкка килгән иде. Дәвалануга карамастан, әллә ни уңай динамика күзәтелми, дип хәбәр иткән иде ул. Шуңа карамастан, җырчы Уфадагы концертларын дәвам итте. Бүген ул янә табибларда тикшерү узган һәм социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә бик үк күңелле булмаган хәбәр белән уртаклашкан.

“Дуслар! Яңалыклар бик үк шатлыклы түгел. Ишетү белән бәйле проблема һаман кала, алга китеш юк, һаман саен начаррак ишетәм. Хәзер инде табиблар концерт турын ике атнага булса да өзәргә кирәк дип киңәш итеп кенә калмый, ә ныклап әйтә, чөнки хәвеф зур. Сез мине аңларсыз дип ышанам. Бүгенге концерт булачак, ә менә октябрьнең калган концертларын күчерергә туры киләчәк, яңа даталар буенча мәгълүматны дүшәмбе хәбәр итәрбез. Минем кәеф нык төште, әмма бу хәлдән чыгуның башка юлы юк. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм һәм аңлавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Үзегезнең сәламәтлегегезне саклагыз”, – дигән җырчы.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/9may2022/2024-10-18/elvin-grey-h-b-rl-r-bik-yahshy-t-gel-alga-kitesh-yuk-3974432

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле