Иң файдалы икмәк төрен беләсезме?

Гастроэнтеролог аны көненә бер-ике телем ашарга киңәш итә.

Тулы бөртекле икмәк сәламәтлек өчен файдалы, дип белдерә медицина фәннәре кандидаты, табиб-гастроэнтеролог Екатерина Кашух.

Аның сүзләренә караганда, тулы бөртекле икмәк бөртекнең барлык өлешләре булган оннан әзерләнә, шуңа күрә анда клетчатка, В төркеме витаминнары, магний, селен, тимер һәм башка элементлар саклана. Табиб көндәлек рационга бер-ике телем шундый икмәк кертергә киңәш итә.

«Клетчатканың күп булуы аркасында мондый икмәк ашкайнату эшчәнлегенә ярдәм итә, эч катуны булдырмый, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары куркынычын киметә. Шулай ук, ул туклыкны озаграк тоярга, димәк, аппетитны контрольдә тотарга һәм сәламәт гәүдә авырлыгын сакларга ярдәм итә», — дип аңлата белгеч.

Табиб арыш ипиен дә файдалы, ди. Ул кандагы шикәрнең кискен сикерешен булдырмый һәм озак кына тук йөрергә булыша, аның составында клетчатка, тимер, магний, аминокислоталар бар.

Белгеч югары сортлы оннан пешерелгән ак ипинең файдасы бик аз булуын ассызыклый. Аны җитештергәндә бөртек тышчасы алына, ә аның белән бергә клетчатка, витаминнар һәм минераллар юкка чыга, ди ул. Табиб, мондый икмәк тиз үзләштерелә, кандагы шикәрнең кискен сикерешләрен китереп чыгарырга мөмкин, еш кына гәүдә авырлыгы артуга китерә, дип кисәтә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-10-18/i-faydaly-ikm-k-t-ren-bel-sezme-3974065

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле