Лия Шәмсина бала тудыру йортыннан чыкканда ни өчен елап беткән?

Яшь җырчы Лия Шәмсина һәм аның тормыш иптәше, музыкант Артур Маузерның әти-әни булды. Кичә Лияне бәби тудыру йортыннан чыгарганнар. Җырчы бәбине Казандагы шәхси бала табу йортларының берсендә тапты.

Лия әни булу бәхетеннән шатлык күз яшьләрен дә яшерми. Бала тудыру йортыннан машинага чыгып утыргач: «Безне чыгардылар, хис-кичерешләрем чиксез. Кызыбыз инде үз урынында, креслода. Белмим, мин нигә елыймдыр. Хәзер Казандагы фатирыбызга кайтабыз. Иртәгә өйгә, Чаллыга юл тотачакбыз», – дип сөйләде ул, елый-елый.

Артур Маузер да мессенджерларда кызларын кулларына тотып төшкән беренче фотоларын куеп: «Безне чыгардылар», – дип язды.

чыганак: https://intertat.tatar/news/liya-samsinany-bala-tudyru-iortynnan-cykkanda-elap-betkan-5869063

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле