Пермь краенда чегәннәр туеннан соң 13 кеше кызамык белән чирләгән. 10 кунакның инфекция йоктыруы лаборатория шартларында расланган.
Кызамык Пермьнең Орджоникидзе районында һәм Федотово авылында таралган. Моннан тыш Чапаев бистәсендә кибет хезмәткәренең шушы чирне йоктыруы ачыкланган.
Инфекция Пермь краена Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәреннән “кайткан”. Чир нәкъ менә чегәннәр туенда таралган. Кызамыкка каршы прививка ясатмаган кунакларның барысы да чирләгән.
чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-permskom-krae-13-celovek-zaboleli-koryu-posle-cyganskoi-svadby-5962114 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday