Әнвәр Нургалиевны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киткәннәр

Әнвәр Нургалиевка, концертлар сезонының иң кызуында, хастаханәгә керергә туры килгән. Җырчыны ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр.

«Дуслар, мин китеп барам әле бер җиргә. Тик борчылып тормагыз, барысы да яхшы. Мине хастаханәгә салалар, дөресен генә әйткәндә, әлегә үзем дә шокта. Мәгълүмат белән соңрак бүлешермен. Әле дустым шалтырата. «Нигә син шундый шат?» – ди. «Хастаханәгә дә елмаеп барырга кирәк», – мин әйтәм», – дип язды ул, ашыгыч ярдәм машинасыннан сторислар куеп.

«Барысы да әйбәт. Гел көтмәгәндә, ашыгыч рәвештә алып киттеләр. Йөрәк белән аз гына проблема булды. Хәзер тикшеренүләр үтәм. Бер атна тирәсе хастаханәдә булырга туры киләчәк. Концертларны декабрь башына күчерәбез», – диде ул соңрак.

Кичә җырчы сторисларында йөрәген тикшерү өчен куелган холтер белән җырларга туры килүе турында да сөйләгән иде.

Җырчының тизрәк сәламәтләнүен теләп калабыз.

чыганак: https://intertat.tatar/news/anvar-nurgalievny-asygyc-yardam-belan-xastaxanaga-alyp-kitkannar-5869108

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле