Альберт Вәлиуллин: «Тормыш иптәшемә исеме белән бик сирәк дәшәм»

Альберт Вәлиуллин инде 16 бергә гомер иткән тормыш иптәшенә багышлап язылган җырын тәкъдим итте.

Гөлүсә Батталова сүзләре, Риваль Хисмәтуллин көенә язылган «Җимешем» җырын ни сәбәпле якын кешесенә багышлавы турында да сөйләде.

«Дуслар, җырның тарихы турында сораулар бик күп килә, смслар язалар. Мин тормыш иптәшемә, шушы 16 ел эчендә, исеме белән бик сирәк дәшәм. Минем күңелемә ул «җимешем» дип сеңгән. Бүгенге көндә дә гел «җимешем» дип кенә йөртәм. Аңа бик күптәннән җыр багышлыйсым килгән иде, ниһаять, килеп чыкты», – диде ул.

Яңа җырны артистның дуслары «һәрвакыттагыча күңелгә үтеп керә торган» дип бәяләгән.

чыганак: https://intertat.tatar/news/albert-valiullin-tormys-iptasema-iseme-belan-bik-sirak-dasam-5869095

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле