Кеше үлгәч, аның белән нәрсәсе кала?

Тимергали хәзрәт Юлдашев кешеләрне изге гамәлләр кылырга өнди.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

«Кеше вафат булгач, аңа ияреп 3 нәрсәсе бара: гаиләсе, малы һәм гамәлләре. Шуларның икесе – гаиләсе һәм малы кайтып китә, гамәлләре генә үзе белән кала» (имам Әл-Бохари).

Җомга көнебез мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә изге гамәлләр кылып, Үзенең ризалыгына ирешү бәхетен насыйп итсә иде. Ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп һәм белми кылган гөнаһ, хата-кимчелекләре гафу кылынса иде! дип яза хәзрәт.

чыганак: https://t.me/timhazrat/2707

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле