Ильмира Нәгыймова сөйгәнен күрсәтте

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә үзенең сөйгәнен күрсәтте. Дөрес, ул аның йөзен каплап куйган. Җырчы әлеге ир-егет белән инде 2 елдан артык бергә булуларын да әйтә.

«Лаеклы ял. Юк, күрсәтмим. Менә инде 2,5 ел без бергә. Бәхет тынычлыкны ярата!» – дип яза ул, яраткан кешесе белән икәүдән-икәү генә ял иткән фотоларын куеп.

Ильмираның моннан алдарак та бер егет белән кулга-кул тотынышып төшкән фотоларын күрсәткәне бар иде. Бу юлы җырчы төрле еллардагы фотолардан коллаж ясаган. «Әйе, һаман да шул ук куллар», – дип яза ул.

чыганак: https://t.me/tatartoday/70438

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле