Җырчы Илзидә Госман әлегә кадәр сер итеп саклаган якларын ача.
Бу хакта ул социаль челтәрдә болай яза:
“Радиога килгәч, бер кеше, “Син серле”, дип язып җибәргән. Бераз үзем турында фактлар языйм әле:
1. Исәнләшмәгән таныш кешегә ачуым килә, дәшмәсә, замечание да ясарга мөмкинмен.
2. Балачакта иң беренче хыялым – балерина булу иде. Үсмер чакта, операциядән айныгач, беренче уй – “эх, хыял тормышка ашмый инде…”
3. Моңлы җырларым туганда, өйрәнгәндә башта 3-4 көн елыйм.
4. Борчу-кайгы булганда юрган астында бөгәрләнеп йоклыйсым килә.
5. Кинотеатрда күбрәк 3Д-мультфильм карарга яратам.
6. Биеклектән куркам, ләкин самолетта очарга курыкмыйм.
7. Ит яратам, бер көн итле ризык ашамасам – “зверею”.
8. Иң ышанычлы кешеләрем – ике апам.
9. Проблемалардан еламыйм, күбрәк чит кеше яхшылык кылса – күңелем тула…
10. Үзем кебек гади ачык кешеләргә генә ачыла алам.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-10-30/balerina-bulalmadym-3989155 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday