Җырчы Алия Карачуринага бер усал хейтерыннан хат килеп төшкән. «Подписчигы» җырчыга, авырып киткән улын калдырып, үз эшләре белән йөргәнгә гаеп ата.
Алия, сторисларга чыгып, улы Алимның авырып китүе, табиб чакыртырга туры килүе турында сөйләгән иде.
«Безнең Алим авырый, инде өченче көн температура, борыныннан ага, ютәлли. Бик авыр бала чирләгәндә. Моны аңлатып та булмый. Бала чирләгәнче, үзең берничә тапкыр чирләвең яхшырак. Дәвалавы да бик кыен. Педиатр чакырттым. «Инфекция эләктергәнсез», – диде. Алимның аскы тешләре чыкты, өстәгеләре дә чыгып килә. Шул фонда иммунитеты көчсезләнгән. Ярар, барысы да яхшы булыр, моның аша да узарга кирәк инде», – дигән иде ул. Аннан соңгы сторисларында исә Алия үзенең массаж ясатырга барып кайтуын, аннан соң машинасының тәгәрмәчләрен алыштырып йөргәнен күрсәтте. Ә бу хейтеры җырчыга язарга сәбәп чыкканын көтеп кенә торган диярсең.
«Балаң чирли, ә син массажларга йөрисең. «Мать года» син, коточкыч. Үзеңне оятка калдырып, бу турыда социаль челтәрләрдә сөйләп утырмасаң ярамый идеме? Опека органнары җитми сиңа», – дип, ямьсез сүзләр әйткән бу ханым Алиягә.
Алия үзе әлеге сүзләрне авырга алмаган булса кирәк. «Директымны шундый яратам», – дип язып, бу хатны башкаларга да күрсәткән ул.
чыганак: https://intertat.tatar/news/aliya-karacurinany-avyryp-kitkan-ulyn-kaldyryp-iorganga-tankyitlagannar-5869185 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday