Бүген кич, төнлә, шулай ук 3 ноябрьдә көндез Татарстанда һава торышының сизелерлек начарлануы фаразлана.
Кич җил тизлеге секундына 15-20 метрга, төнлә урыны белән 23 метрга җитәргә мөмкин. Казанда 15-20 метр тизлектә җил була дип фаразлана.
Шулай ук синоптиклар кыска вакытлы буран һәм күз күременең 1-2 километрга кадәр начараюы турында да кисәтә. Юлларда бозлавык булы ихтимал.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-xalkyn-buran-ham-kuz-kureme-nacarayu-turynda-kisattelar-5895753 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday