Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: «Һәр адәм баласы гөнаһлы, хаталы, әмма хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне». Тәүбә итү – мөселманнарга фарыз кылынган гамәл ул. Аның билгеле бер тәртибе бармы? Тәүбә кайсы очракта кабул булмый?
Бу сорауларга Казандагы «Рөстәм» мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин җавап бирде.
– Тәүбә кылуның билгеле бер тәртибе бармы?
– Ислам динендә тәүбә – үзенә күрә бер гыйбадәт. Ягъни Аллаһ каршында билгеле бер изгелек үтәү. Нинди изгелек соң ул? Кешенең үз гаебен танып, күңелендә үкенү хисе уятуы һәм, Аллаһы Тәгаләгә кире кайтып, гөнаһларыннан ваз кичүе, гафу үтенүе бу. Тәүбә кылганда без иң беренче чиратта күңелебез белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез, Аллаһы Тәгалә хаталарыбызны, гөнаһларыбызны гафу итсен, дип ялварабыз. Икенчедән, без хаталарыбыз өчен үкенәбез. Аннары үз алдыбызга башка бу хаталарга кайтмаска дип максат куябыз. Туган телебездә яки гарәпчә: «Йә Аллаһ, гафу ит мине, мин Сиңа карата тәүбәмне китерәм», – дибез. Кеше тәүбә кылгач, аның артыннан берәр изгелек эшләргә тиеш. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Әгәр дә кеше гөнаһтан соң изгелек эшләп куйса, шушы изгелек аны каплаячак», – ди.
– Кайберәүләр: «Һәр кеше язмышына язылганны күрә. Шулай булгач, тәүбә итүдән ни мәгънә?» – дип саный…
– Тәүбә китергәч, яңадан шул гөнаһка кайтырга ярамый. Кайбер гөнаһлар ислам диненнән үк чыгарырга мөмкин. Без алардан аеруча сакланырга тиеш. Мин бүген – диндә, иртәгә диндә түгел дигән мантыйк булырга тиеш түгел. Бу катгый тыела. Кеше гаиләсе, җәмгыять каршында гөнаһ кылса, алардан да гафу сорарга тиеш. Ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өметен өзмәскә тиеш. Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә: «Мин көненә йөз мәртәбә «тәүбә» сүзен әйтәм», – дигән. Тәүбә-истигъфар йөрәкләребезне чистартырга ярдәм итә. Без тәүбәнең файдасын шундук сизмәскә дә мөмкин. Дару да бер эчүдә генә хәлне җиңеләйтми бит. Тәүбә дә бер тапкыр үтәдем дә бетте түгел. Аны көндәлек тормышыбызда куллансак, ул һичшиксез йөрәкләребезнең сәламәт булуына ярдәм итәчәк, иншаллаһ.
– Кеше өчен башка кеше тәүбә итә аламы? Мәсәлән, кеше тәүбә итәргә өлгермичә үлеп киткән икән, аның өчен моны якын кешесе эшли аламы?
– Тәүбә – Аллаһ белән кеше арасында үзгә бер мөнәсәбәт, бер гыйбадәт. Аны кеше иң беренче чиратта үзе эшләргә тиеш. Әгәр аның җәмгыять алдында бурычы булса, ул аны кайтарырга тиеш. Аллаһ каршында гөнаһлары булса, ул Аннан гафу үтенергә тиеш. Әмма шундый вакытлар була – якын кешебез тәүбәгә килә алмый. Ул очракта без аның өчен Аллаһы Тәгаләдән: «Йә Раббым, хаталарын гафу ит, тәүфыйк-иман бир, һидияткә күм», – дип сорый алабыз. Аллаһы Тәгалә исә догабызга күрә бу кешегә тәүфыйкка килерлек сәбәпләр бирә. Кеше үлеп китсә дә, без аның өчен тәүбә китерә алабыз. Мәрхүмнең башкаларга берәр зарар, әйтик, матди зыян китергәнен белсә, якын кеше аның өчен ул акчаны кайтара ала. Шул рәвешле вафат кешенең өстеннән гөнаһлары төшә. Аның үтәмәгән вәгъдәсен дә ахыргача җиткерә ала.
– Тәүбә иткән кешенең бөтен гөнаһы берьюлы гафу ителәме? Әллә һәр гөнаһ өчен аерым тәүбә итәргә кирәкме?
– Аллаһы Тәгалә кешенең барча гөнаһларын бер мизгелдә гафу итә ала. Кеше Аллаһ диненә килә – ислам динен кабул итеп: «Лә илләһә иллә Аллаһ, Мөхәммәд рәсүл Аллаһ», – дип әйтә икән, моңа кадәр нинди генә гөнаһлары булмасын, Аллаһы Тәгалә аларның барысын да гафу итә. Икенчедән, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: «Әгәр кеше ихлас күңелдән Аллаһ каршында тәүбә китерсә, Аллаһ аны хәтта ул бу гөнаһны эшләмәгән сыйфатта да юк итә», – дигән. Шул ук вакытта без зина, урлау, эчкечелек, гайбәт кебек гөнаһларыбыз өчен аерым да тәүбә итә алабыз. «Яраббым, менә шушы хатамны гафу ит, шушы хатамнан мине биздер, тәүфыйк-иманга китер», – дигән вакытта Аллаһы Тәгалә ул гөнаһларны гафу итәр, иншаллаһ. Шул ук вакытта: «Яраббым, минем зур гөнаһларымны, кече гөнаһларымны, белгәннәрен һәм дә белмәгәннәрен, ачыкларын һәм дә яшереннәрен – барчасын гафу ит, йә Аллаһ», – дип тәүбә китерә алабыз.
– Кайсы очракларда тәүбә кабул булмый?
– Әгәр кеше тәүбә иткәндә, шушы гөнаһымны башка үтәмим, дип ниятләмәсә, аның тәүбәсе кабул булмый. Кеше тәүбә аша Аллаһы Тәгаләгә кайта, гөнаһыннан туктый. Менә шушы туктау мәсьәләсе булмаса, аның тәүбәсе кабул булмаска мөмкин. Гомумән, тәүбәнең кабул булуы – Аллаһ белән кеше арасындагы бер сер. Хәдисләрдән аңлашылганча, Аллаһы Тәгалә кешенең тәүбәсен сөенеп кабул итә.
– Тәүбә нинди җирдә кылынырга тиеш?
– Күңелебездә Аллаһка карата кайда нечкәлек хисе барлыкка килсә, тәүбәне әнә шул җирдә кылырга кирәк. Дөрес, безнең мәчет, Мәккә, Мәдинә мәчете кебек махсус гыйбадәт урыннары бар. Шул урында тәүбә кылсаң да була. Әмма хатабызны таныдык, үкенү хисе бар икән, тәүбәне шул ук вакытта, басып торган җиреңдә кылырга кирәк. Тәүбә итүне кичектерергә ярамый.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153275/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday