Көтелмәгән бәхет

Кызлар бер авылда үсте, беренче сыйныфтан бер парта артында утырып укыды, аерылмас ахирәтләр булды.

Фәридә кыздырылган бәрәңгеле табаны бүлмәләрендәге өстәлгә кертеп куйды да суынмасын өчен өстенә тастымал япты. Үзе инде ничәнче тапкыр тәрәзә янына килде. “Кайда йөри инде бу Гүзәлия? Бүген аның ялы бит, кая китте икән, мин эштән кайтканга күпме вакыт үтте, инде караңгы төште… Безнең өй янында фонарь да янмый, ичмасам”, – дип борчылып сөйләнде үзалдына кыз. Аның бик тә тамагы ачкан булса да, ашарга утырмады, ахирәтен көтәргә булды. Бертуганы кебек якын иде шул аңа Гүзәлия.

Кызлар бер авылда үсте, беренче сыйныфтан бер парта артында утырып укыды, аерылмас ахирәтләр булды. Алар икесе дә бик хәлле булмаган гади эшчеләр гаиләсендә тәрбияләнде. Фәридәне әнисе генә үстерде, ә Гүзәлия – күпбалалы гаиләдә иң өлкәне. Мәктәптә тырышып укыды кызлар һәм быел иң зур хыялларын тормышка ашырырга шәһәргә килделәр – аларның бик тә югары белем алып, тормышта үз урыннарын табасы, уңышларга ирешәсе килә иде. Ләкин, ни кызганыч, икесе дә вузга укырга керә алмады. Шулай да кызлар күңелләрен төшермәскә тырышты һәм бер ел яхшылап әзерләнеп, алдагы җәйдә тагын бәхетләрен сынап карарга булды. Ерак райондагы кечкенә авылларына кайтып китмәде алар, бер ресторанга җыеш­тыручы һәм савыт-саба юучы булып эшкә урнаштылар һәм шәһәр читендәге иске йортның кечкенә бүлмәсенә фатирга кереп яши башладылар.
Уйларына чумып утырган Фәридәне кинәт ачылган ишек сискәндереп җибәрде. Анда Гүзәлиянең балкыган сипкелле йөзе күренде.

– Гүзәлия! Кайда йөрисең болай озак? Мин борчылдым… – дип, дустын каршылады Фәридә. – Тышта салкын бит, нигә шәлеңне бәйләмәдең, пальтоң да ычкынган…
– Их, Фәридә, минем халәтем салкынны сизәрлек түгел! Әйт, биисеңме, җырлыйсыңмы, безгә зур шатлык килде! – Кызның тавышы бик дулкынланган иде.
– Куркытма әле мине, әйт тизрәк, ни булды?
– Хыялым тормышка ашты, без бу язда синең белән Истанбулга очачакбыз! Солтан Сөләйман яшәгән сарайны, диңгезне күрәчәкбез, искиткеч лаләләргә сокланачакбыз! – Гүзәлия дустының кочагына ташланды һәм дәвам итте. – Анда лаләләр апрельдә чәчәк ата! Аңа кадәр чит ил паспортлары эшләтергә өлгерәбез…
– Гүзәлия, ни сөйлисең, нинди Истанбул?.. Синең белән барысы да яхшымы?
– Менә кара! – диде кыз һәм сумкасыннан төргәге белән акчалар тартып чыгарды. Кызыл биш меңлекләр өстәлгә сибелде.
– Аһ… – Фәридә өнсез калды. Аның бу кадәр акчаны күргәне юк иде.
– Син минем лотерея билеты алганымнан гел көлдең, исеңдәме? Ә менә күр хәзер, мин оттым!

Кызлар бу кичне бик озак йокларга ятмады. Аларның шатлыктан башлары әйләнде. Берникадәр акчаны авылга әниләренә җибәрергә булдылар, беразына матур киемнәр алырга карар кылынды. Икесе дә “Великолепный век” сериалын яратып караган кызлар җәйге имтиханнарга кадәр Төркиягә барып кайтырга ниятләде.
Икенче көнне Гүзәлия эшкә китте, ә Фәридәнең ялы иде, ул өйдә калды.

Эшендә Гүзәлиядәге үзгәрешләрне хезмәттәшләре дә сизде.
– Әллә гашыйк булдыңмы? Канатланып йөрисең! – дип шаяртты кайберәүләр.
Ләкин Гүзәлия серен чишмәде. Алар Фәридә белән акчалар турында беркемгә дә әйтмәскә килеште.

Канатланып эшеннән кайтып кергән кыз ахирәтенең өйдә юклыгына гаҗәпләнеп куйды да, бәхетнең төш кенә түгел икәненә ышанырга теләп, тизрәк матрас астындагы акчаларын барларга булды. Ул зур дулкынлану белән матрасын күтәрде һәм өнсез калды. Акчалар юк иде. Гүзәлия бөтен урын-җирен актарып ташлады, карават астын карады, шкафларын тикшерде… Күпме генә эзләсә дә, акчалар табылмады. Кинәт иңнәренә ишелеп төшкән бу тетрәнү кызны аяктан екты, ул, идәнгә бөгәрләнеп ятып, үксеп җибәрде.
Ишектән килеп кергән Фәридә бертын һушсыз торды һәм тизрәк Гүзәлия янына ашыкты.

– Ни булды, әйт, ни булды?..
– Акчалар… Акчалар юк…
– Аһ!..
Фәридә тиз генә сикереп торды да азык-төлек, ярмалар саклана торган шкафларын ачып, карабодай һәм тары тутырылган ике банка тартып чыгарды һәм Гүзәлия янына китереп куйды. Аның бу сәер гамәлен күреп, Гүзәлия хәтта елаудан тукталды.

– Нишлисең син?..
– Менә кара! – Фәридә карабодай ярмасы эченнән – бер, тары ярмасы эченнән икенче төргәкне тартып чыгарды. – Менә безнең акчалар!
– Аһ… – дип кенә әйтә алды Гүзәлия һәм янә елап җибәрде.
– Сиңа әйтергә онытканмын, кичер мине, – дип аңа Фәридә дә кушылды. – Матрас астында акча саклыйлармыни, юләр! Монда бит хуҗа да, аның туганнары да кереп йөри ала…
– Димәк, без Истанбулга барачакбыз! –дип, дустын кочаклап, елавын дәвам итте Гүзәлия.
– Әлбәттә, барачакбыз! – дип ахирәтен кочагына кысты Фәридә. – Кичер генә мине…

Тузган бүлмә, карабодай һәм тары ярмалары банкалары, идәндә яткан акчалар янында кочаклашып елаган кызларның күңелендә кайнаган хисләр ташкыныннан Истанбул ярларына каккан дулкыннар да көнләшерлек иде…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-11-05/k-telm-g-n-b-het-3996063

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле