«Бергә дә була алмадык, аерым да яшәмәдек…»

«Гаиләбез дә бар, балаларыбыз да…»

«Кешелэр кайчак бәхетен соңлап очрата. Без дә яраткан кешем белән шифаханәдә танышып гашыйк булдык. Икебез дә 30дан үткән идек. Икебез дә гаиләле, балаларыбыз бар. Йөрәккә кушып булмый, очраша башладык. Аның янына бару өчен генә права алдым. 300 км үтеп аның янына барып җитә идем. Ул да шулай йөрде. Бергә дә яшәп булмый, аерым да.

Балалар үсә башлады. Инде кушылырбыз дип уйлаган идем, булмады — хатыны авырый башлады. Ничә ел гомер бушка үтте! Хатыны бәлки барысын да сизгәндер, шуңа авыргандыр. Ни өчен шунда ук аерылмаска иде аңа?.. Минем ир үзе гомер буе йөрде, шуңа, бәлки, белсә дә эндәшмәгәндер.

Бергә яшәп бәхетле булу урынына ят кешенең ирен, хатынын уйлап яшәдек… Балалар да үсте инде, хәзер аның хатынының савыкканын көтеп картаябыз…»

Язмышмы соң бу?.. Әллә бозыклыкмы?..

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2024-11-05/berg-d-bula-almadyk-aerym-da-yash-m-dek-3996194

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле