Шушы көннәрдә генә Илнат Фәрхуллин тормышында шатлыклы вакыйга булды. Җырчы Казандагы концерты вакытында сөйгән кызы Регинага тәкъдим ясады.
Регина – Башкортстанның атказанган артисткасы, Илнатның төркемендә биюче. Мулла кушкан исеме Регина булса да, Илнат аны Чәчәк дип йөри икән. Кәләше һәм үзенең шәхси тормышы турында җырчы блогер Олеся Леснаяга сөйләгән. Олеся – җырчыларның Казан концертларыннан «кайнар» репортажлар ясый, артистларга көтелмәгән сораулар бирүе белән дә танылды.
— Синең тормышыңда бәхетле мизгелләр булды бит инде, Илнат. Кичә яраткан кызыңа тәкъдим ясадың.
— Ул «ярар» дип әйтте, әйе.
— Ничек таныштыгыз?
— Очраклы гына килеп чыкты. Аның тормышында шундый вакыйгалар, минем тормышта шундый вакыйгалар. «Поддержка» беренче чиратта. Хатын-кыз ул ирне яки үтерә, яки күтәрә.
— Элекке хатының көнләшмиме?
— Без бит аралашмыйбыз.
— Бөтенләй?
— Бөтенләй дияргә була, әйе.
— Ә ул балаларга яңа хатының белән аралашырга рөхсәт итәме?
— Элек миңа да рөхсәт итми иде, хәзер Аллаһка шөкер.
— Уртак тел таптымы балалар Регина белән?
— Әлбәттә. Әни кеше ул – әни кеше, ә Регина – Регина апалары.
— Туй булачакмы?
— Аллаһы боерса.
— Хатының белән «брачный договор» төзиячәксеңме?
— Юк инде. Аласы килгән хатын бөтен әйберне ала да чыгып китә.
- Элекке хатының шулай иттеме?
— Мин үзем калдырып чыгып киттем. Машиналарны да, бөтенесен дә. Аның каравы, тыныч күңел белән.
— Йөргән кызыңнын беренче ире бармы?
— Әйе. Ул да аерылган.
— Баласы бармы?
— Берәү.
Блогер җырчының кәләшен дә «тотып алган». Регина сүзләренчә, Илнат белән бергә эшләү, һәрвакыт бергә булу – аларны ардырмый. «Берничә сәгаткә аерылсак та, нәрсәдер җитмәгән сыман», – дигән ул.
чыганак: https://intertat.tatar/news/ilnat-farxullin-kalase-turynda-soilagan-5869360 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday