Зәмирә Рәҗәпова үзенең зур үкенечен әйткән

Язылучыларының сорауларына җавап биргән вакытта, популяр алып баручы Зәмирә Рәҗәпова үзенең үкенече турында сөйләгән. Яшь вакытында Зәмирә Рәҗәпованың артист булу теләге булган икән.

«Әйе, үкенечем бар. Үз вакытында эстрадага китмәвемә, вокалны профессиональ дәрәҗәдә өйрәнмәвемә үкенәм. Үз-үземә тәнкыйди карый идем. Ә болай артык зур үкенечләрем юк. Барысы да үз урынында», – дигән ул.

Зәмирә Рәҗәпова үзенең блогында кайбер татар эстрадасы җырчыларына караганда матуррак җырлавы турында да әйткән иде. «21 ел элек мин үзем өчен алып баручы һөнәре сайладым. Җырлауга караганда матуррак сөйлим, дигән фикергә килдем. Турысын әйткәнгә гафу итегез, әмма мин кайбер атказанган артистларга караганда әйбәтрәк җырлыйм. Әгәр дә миңа хитлар авторы Айдар Тимербаев җырлар язса, аранжировкаларны заманча татар эстрадасының даһие Марат Мухин ясаса, миннән ярыйсы гына җырчы чыгачагына иманым камил», – диде ул.

чыганак: https://intertat.tatar/news/zamira-raapova-uzenen-ukenecen-aitkan-5869393

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле