Танылган телевидение алып баручысы вафат

Танылган шеф-повар һәм телевидение алып баручысы Алексей Зимин вафат, аңа 52 яшь булган. 

«Бик кайгылы хәбәр. Алексей Зимин үлде», – дип язган журналист Роман Лошманов үзенең телеграм каналында. Үлем сәбәбе әлегә билгеле түгел, соңгы юлга озату вакыты да хәбәр ителмәгән.

Алексей Зимин «Афиша» баш редакторы урынбасары һәм «Афиша. Еда» авторы буларак күпләргә таныш. Шеф-повар белән кулинар тамашасы НТВ каналында чыга иде. Аның «Единицы условности», «Кухня супермаркета», «Кухня рынка» һәм «Кухня навсегда» дигән китаплары бар.

Алексей Зиминның өч баласы ятим калган.

чыганак: https://ren.tv/news/v-rossii/1280065-umer-shef-povar-i-televedushchii-aleksei-zimin

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле