Кибетләрдә төрле мандариннар сатыла.
Мандарин яңа елны хәтерләтә. Бәйрәм табыны ансыз үтми. Кибетләрдә аның нинди төре генә юк. Файдалы яклары да байтак бит әле.
*Иммунитетны ныгыта. С витамины иммун күзәнәкләрен активлаштыра һәм организмга вируслар һәм инфекцияләр белән көрәшергә ярдәм итә.
*Эчәклек эшен нормальләштерә. Мандарин җимешләрендә клетчатка күп микъдарда була, ул файдалы бактерияләр популяциясе үсешен стимуллаштырырга ярдәм итә.
*Холестерин дәрәҗәсен контрольдә тота: организмда «начар» холестерин эшләп чыгаруны тоткарлый.
*Тире һәм чәчнең торышын яхшырта. Аскорбин кислотасы сөякләр, сеңерләр, чәч һәм тырнаклар сәламәтлеге өчен җаваплы коллаген синтезын стимуллаштыра.
*Күрү сәләтен яхшырта. А витамины күрү үткенлеген арттыра, мөгезкатлауны ныгыта, төнге күрүне яхшырта һәм лайлалы тукымаларны саклый.
чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-11-13/ze-t-mle-ze-faydaly-4005567 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday